Россия яшьләре спартакиадасында Татарстан каратэчылары медальләр яулады

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

30 майдан 1 июньгә кадәр Пенза шәһәрендә каратэ буенча Россия яшьләренең VI җәйге Спартакиадасының финал этабы узды. Анда илнең 25 төбәгеннән 100 дән артык спортчы катнашты. Татарстан Республикасыннан ике талантлы спортчы чыгыш ясады, алар югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Ольга Звягинцева 55 килограммга кадәрге яшүсмерләр арасында югары әзерлек һәм осталык күрсәтеп, алтын медаль яулады. Камилла Гарипова шулай ук 50 килограммга кадәрге яшүсмерләр категориясендә өченче урынны алып, уңышка иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International