31 май көнне Актаныш авылының Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге Үзәк стадионында 2013-2015 елгы яшүсмерләр арасында Халыкара балаларны яклау көненә һәм Татарстан Республикасының «Динамо» җәмгыятенә 100 ел тулуга багышланган мини-футбол буенча Татарстан Республикасы «Динамо» Кубогына Турнир узды.
Ярышларда 6 команда катнашты. Турнир башланыр алдыннан катнашучыларны Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов һәм ТР «Динамо» җәмгыяте вәкиле Светлана Посысоева сәламләде. алар балаларга уңышлар һәм спортта җиңүләр теләделәр.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын - «Иман»командасы;
2 урын - «Триумф»
3 урын - «Легенда».
Актив катнашулары өчен «Динамо», «Юность», «Вызов»командаларыннан яшь динамочылар бүләкләнде.
Судьялар шулай ук турнирның иң яхшы уенчыларын бүләкләделәр. Алар булдылар:
- Гүзәл Шәмсиева, «Динамо»;
- Руслан Гыйльметдинов, «Иман»;
- Нурмөхәммәт Сабирянов, «Яшьлек»;
- Райнур Мөхәммәтов , «Легенда»;
- Мансур Норматов, «Триумф»;
- Динар Баязитов, «Вызов»;
- Самат Иманаев,«Триумф».
Турнир «физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы максатларына туры китереп үткәрелде.