2025 елның 28 маеннан 7 июненә кадәр шәһәр тибындагы Апас бистәсендә Татарстан Республикасы кадетлар җыелма командасының Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе оештырган төбәкара укыту-тренировка чаралары узды. Чувашия Республикасының иң көчле уенчылары белән берлектә яшь спортчылар регионның өстәл теннисы өчен тулысынча җиһазландырылган биш яңа махсуслаштырылган спорт корылмасының берсендә шөгыльләнделәр.
14 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча төбәкара турнир тренировка җыеннарының йомгаклау аккорды булды. Малайлар категориясендә Казаннан Миңнуллин Тимур җиңү яулады, икенче урынны Казаннан Пайков Евгений алды, өченче урынны Байлар Сабасыннан Латыйпов Илсаф алды.
Кызлар арасында беренче урынны Казаннан Госманова Жасмин яулады, икенче урынны Казаннан Чичканова Варвара алды, өченче урынны Чабаксардан Стрелкова Александра алды.
Бу чаралар катнашучыларның осталык дәрәҗәсен күтәрүгә генә ярдәм итеп калмады, ә регионнар арасындагы спорт элемтәләрен ныгытты, яшь спортчыларны киләчәктә дә уңышларга ирешергә дәртләндерде.