Баулыда ГТО элементлары белән мәктәп укучылары Спартакиадасы узды

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Баулыда 2024-2025 уку елы укучылары арасында җиңел атлетика буенча спартакиада узды. Чара «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында балаларны яклау көненә багышланган иде.

Зиновьев урамындагы стадионга Баулы районының җиде шәһәр һәм дүрт авыл мәктәбеннән катнашучылар җыелды. 5-8 нче сыйныфларның яшь спортчылары берничә дисциплинада: йөгерүдә, сикерүдә һәм туп ыргытуда үз осталыкларын күрсәттеләр. Спартакиада йомгаклары буенча команда зачетында җиңүчеләр билгеләнде: шәһәр мәктәпләре арасында беренче урынны 6 нчы мәктәп алды, ә авыл мәктәпләре арасында – Фәнис Яруллин исемендәге Кызыл Яр мәктәбе.

Спартакиада мәктәпләрнең спорт тормышында якты вакыйгага әверелде, яшь буынның игътибарын сәламәт яшәү рәвешенә һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә юнәлтте. Катнашучылар ярышларда тәҗрибә генә түгел, уңай эмоцияләр дә алдылар, ә физик культура укытучылары яшь спортчыларның киләчәктә яңа казанышларына һәм уңышларына өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International