«Хәрәкәттә бәрәкәт» ГТО республика онлайн-акциясе старт алды

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

5 июньнән 26 июньгә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 60 яшьтән өлкәнрәкләр (65 яшьтән өлкәнрәкләр) арасында «Хәрәкәттә бәрәкәт» онлайн-акциясе уза. Быел конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Акциянең асылы-яшь баскычына туры килә торган ГТО нормативларын үтәп видеоролик яздыру. Роликка карата таләпләр-дәвамлылыгы 1 минутка кадәр. Шулай ук картинкада ГТО символикасы булган элементлар булырга тиеш.

Муниципаль этап 20 июньдә төгәлләнәчәк, шуннан соң һәр районнан иң яхшы роликны Конкурсның Оештыру комитетына җибәрәчәкләр һәм халык тавыш бирү өчен ВКонтакте ГТОның рәсми битенә урнаштырачаклар.

Онлайн-акция кагыйдәләре буенча республика этабында һәр районнан берәр видеоролик каралачак. Җиңүчеләр итеп өч катнашучы билгеләнәчәк.

Иң яхшыларын өч ысул белән сайлаячаклар:
 ВКонтакте социаль челтәрендә иң күп лайклар булган видеоролик;
- бер Җиңүчене очраклы саннар генераторы ярдәмендә сайлыйлар;
- бер җиңүчене оффлайн тавыш бирү коллегиясе сайлаячак.

Җиңүчеләрне 26 июньдә 13:00 сәгатьтә игълан итәчәкләр. Иң яхшы эшләрнең авторларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Чара «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International