Баулыда Сабантуйда ГТО мәйданчыгы эшләде

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Баулыда иң яраткан милли бәйрәмнәрнең берсе – Сабантуйны матур итеп, күңелле итеп билгеләп үттеләр.

Традиция буенча ул зур колач белән узды – халыкны һәм кунакларны бай мәдәни программа, уеннар һәм ярышлар көтте.

Халык бәйрәме Сабантуйда ГТО мәйданчыгы эшләде, анда теләге булган һәркем ярышлар режимында тартылуда, гер күтәрүдә, озынлыкка сикерүдә һәм алга авышуда катнашты. Сынаулар үтү нәтиҗәләре буенча һәркемне оештыручылардан истәлекле приз көтте.

ГТО-ул ярышлар гына түгел, ә үзеңнең физик сәләтләреңне бәяләү һәм аларны яхшырту өчен менә дигән мөмкинлек тә. Бу гражданнарның физик әзерлеген үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән нормативлар һәм күнегүләр комплексы. ГТО комплексы чаралары «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International