13-15 июньдә Казанда «Ак Барс» Көрәш сарае базасында гер спорты буенча Россия чемпионаты узачак. Турнир быел Россиянең 43 төбәгеннән 350ләп катнашучыны җыячак. Татарстан Республикасы данын 12 спортчы яклаячак
Спортчылар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында этеп җибәрү һәм икебәйгедә медальләр уйнаячак. Турнир җиңүчеләре Кытайда узачак дөнья чемпионатына юллама алачак.
Ярышларны ачу тантанасы 13 июньдә 14:30 сәгатьтә була. Җиңүчеләрне бүләкләү һәр көн йомгаклары буенча уздырылачак.