Омскида Фристайл-парк дисциплинасында BMX буенча Россия Кубогының IV этабы тәмамланды. Турнир 14-15 июньдә илнең югары урыннар өчен көрәшергә һәм үз осталыкларын күрсәтергә әзер иң яхшы спортчылары катнашында узды.
Ир-атлар арасындагы ярышларда 81 балл җыеп, Татарстан райдеры Дамир Шәрәфиев бронза медаль яулады. Дисциплинада Калининградтан Анар Алиев җиңде, көмеш призер-Дмитрий Мизин (Омск өлкәсе).