Рания Рахманова-спорт көрәше буенча Европа беренчелеге җиңүчесе

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

12 июнь-Македониядә спорт көрәше буенча U17 Европа беренчелеге финалы узды. 43 килограмм авырлык категориясендә Татарстаннан, Тәтеш көрәш мәктәбендә тәрбияләнүче Рания Рахманова җиңүче булды. Финалда кыз Молдова вәкилен җиңде.

Бүген министрлыкта чемпион белән ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов очрашты. Ул шәхсән кызны җиңүе белән котлады, шулай ук спортчының тренеры Сәгыйть Ибраһимов белән киләчәк планнары турында аралашты.

Очрашуда шулай ук югары казанышлар спорты бүлеге башлыгы Раиф Вафин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International