Бүген «1 нче номерлы олимпия резервы спорт мәктәбе» МБУ базасында спорт акробатикасы буенча җәйге тренировка җыеннарында катнашучылар белән «Без һәм ГТО» ачык чарасы узды, аны ГТО тестлаштыру үзәге спорт мәктәбе тренерлары белән берлектә оештырды.
Чарада 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 30дан артык спортчы катнашты. Катнашучылар сынаулар башкардылар:
гимнастика эскәмиясендә басып тору хәленнән алга авышу;
идәндә таянып, кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү;
- урыннан озынлыкка ике аяк белән сикерү;
аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү.
Комплекста катнашучыларның барысы да сынауларны уңышлы үтәделәр, бик яхшы физик әзерлек күрсәттеләр һәм гаять зур энергия алдылар. Исегезгә төшерәбез, спорт чаралары «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырылды, спорт белән даими шөгыльләнүгә игътибарны җәлеп итте.