Екатеринбургта суга сикерү буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Турнир 17-22 июнь көннәрендә биредәге Су спорт төрләре сараенда узды.
Быел чемпионат Сингапурда узачак дөнья чемпионатына рәсми сайлап алу булды. Дөнья беренчелегенә юллама һәм илнең иң көчле сикерүчеләре статусы өчен 16 төбәктән 200дән артык сикерүче көч сынашты.
Татарстан сикерүчесе Никита Шлейхер 2 алтын һәм 2 көмеш медаль яулады. Руслан Тернов белән парда спортчы 442,74 балл җыеп, каланчадан "синхрон" да иң яхшысы булды. Икенче алтынны Никита өч метрлы трамплиннан ялгыз сикерүдә отты (447,7 балл).
Көмеш медальләрне Никита каланчадан ялгыз сикерүдә (499,35) һәм Григорий Иванов белән бергә трамплиннан синхрон сикерүдә (417,51) отты.
Моннан тыш, хатын-кызлар арасында трамплиннан синхрон сикерүдә Виталий Королева белән парда Мария Полякова көмеш призер булды (270,6).