Жуковскийда FONBET җиңел атлетика буенча Россия Кубогы тәмамланды - «Спорт Королевасы» ярышлар сериясенең Х этабы. Татарстан спортчыларының нәтиҗәләре:
- «Нефтехимик» спорт клубы спортчысы Родион Севастьянов ир-атлар арасында озынлыкка сикерүдә җиңүче булды (7.62);
- Хатын-кызлар арасында озынлыкка сикерүдә «Хезмәт резервлары» ФСО спортчысы Рамилә Вәлитова җиңүче булды (6.38);
- «Авиатор» ФСОда тәрбияләнүче Семен Манаков 110 метрга йөгерүдә беренче урынны яулады.