«ГТО без границ» акциясе «Яблочко» лагере балаларын һәм Бөгелмә районындагы мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләрне берләштерде

2025 елның 24 июне, сишәмбе

23 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районында «2 нче спорт мәктәбе» МБУ базасында «Яблочко» хезмәт һәм ял лагере укучылары, «Бөгелмә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат» ГБОУ тәрбияләнүчеләре «ГТО без границ» акциясендә катнаштылар. 

Чараның төп максаты сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физик культурага һәм спортка тарту иде. 

Лагерьда тәрбияләнүче 15 тән артык бала яткан килеш кулларны бөгү һәм җәеп җибәрү, ике аяк белән бер урыннан озынлыкка сикерү, яткан килеш гәүдәне күтәрү, идәндә утырган килеш алга авышу, 2000 метрга йөгерү кебек сынаулар үтте.    

 Балаларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләүне һәм сынауларны дөрес үтәүне ГТО үзәге судьялары һәм физик культура укытучысы Владимир Бордюг күзәтте.

Барлык балалар да тестларда актив катнаштылар, сынауларны зур энтузиазм белән үттеләр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Чара ахырында балалар, командаларга бүлешеп, ясалма кырда мини-футбол уйнадылар. Исегезгә төшерәбез, спорт чаралары «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырылды, спорт белән даими шөгыльләнүгә игътибарны җәлеп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International