2025 елның 5 октябрендә тарихта беренче Бөтенроссия спорт диктанты узачак.
Россия Олимпия комитетының яңа масштаблы проектының бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз!
«Спорт диктанты» сайтында катнашучылар өчен теркәлү мөмкинлеге булуын хәбәр итәргә шатбыз!
Аның процессы бик гади: ФИОның махсус формасына кертергә, туган көнен, яшәү төбәген, электрон почта адресын һәм телефон номерын күрсәтергә кирәк.
Мәгълүматларны җибәргәннән соң сезгә шәхси кабинетка керү өчен кирәкле катнашучының ID биреләчәк. Анда диктант мәйданчыгын сайлап алырга, шулай ук спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше темасына белем бирү материалларын өйрәнергә мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, диктант 5 октябрьдә булачак. Аны турыдан-туры яки онлайн язарга мөмкин булачак. Диктант үткәрү мәйданчыклары көз көне билгеле булачак.