Мәскәүдә хатын-кызлар көрәше буенча Россия чемпионаты тәмамланды, анда Әлмәтнең олимпия резервы спорт мәктәбе спортчысы Екатерина Кошкина 62 кг га кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады.
Екатерина, тамашачыларның һәм көндәшләрнең хөрмәтен яулап, искиткеч осталык һәм көч күрсәтте. Бу уңыш аның тырыш хезмәте һәм спортка тугрылыгы, шулай ук тәҗрибәле тренерлар, Россиянең спорт мастерлары Эдуард Гаджиев һәм Екатерина Зенькинаның профессиональ җитәкчелеге нәтиҗәсе булды.