Бүген Тәтеш шәһәренең үзәк мәйданында халык бәйрәме-Сабантуй узды.
Спорт мәктәбе тренерлары төрле конкурслар оештырдылар: көянтә һәм капчык киеп йөгерү, кашык һәм йомырка күтәреп йөгерү, бүрәнәдә мендәрләр белән көрәшү, күзләрен бәйләп җирдә яткан балчык чүлмәкне таяк белән вату һ.б. катнашучылар - балалар да, өлкәннәр дә — үзләренең көчләрен, тизлеген, осталыгын һәм активлыгын күрсәтә алдылар.
Конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм кунакларының барысы да уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке рух белән тулды. Моннан тыш, чараны үткәрү милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә һәм яшьләрне интернет челтәрендәге деструктив һәм радикаль бергәлекләргә җәлеп итү куркынычын киметә.