Азнакайда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй узды

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Бүген, 1 июльдә,  Азнакай шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус Сабантуй узды. Бәйрәм чын шатлык һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде, анда һәркем халык традицияләре рухына чума алды.

Чара кысаларында кул көрәштерү, сикерү, дартс һәм ГТО нормативларын үтәү буенча спорт ярышлары оештырылды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашучыларны бәйрәм белән котлады, гаиләләренә сәламәтлек, иминлек теләде, шулай ук грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

Барлык катнашучылар да призлар һәм сувенирлар, ә иң мөһиме-уңай энергия алды. Сабантуй балаларга үз сәләтләрен күрсәтеп кенә калмыйча, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытып, бер-берсе белән аралашу өчен дә менә дигән мөмкинлек булды.

Исегезгә төшерәбез, спорт чаралары «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырылды, спорт белән даими шөгыльләнүгә игътибарны җәлеп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International