2 июльдә Буа муниципаль районының «Бор» балаларны савыктыру лагеренда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын популярлаштыруга юнәлдерелгән «Җәйге ГТО» спорт уеннары узды.
Ял итүче 180 баланың барысы да ГТО нормаларын тапшыруда актив катнаштылар, үзләренең спорт осталыкларын һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылышларын күрсәттеләр. Аеруча уңышка ирешкән катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, бу көннең күңелле тәмамлануы булды.
Исегезгә төшерәбез, спорт чаралары «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырылды, спорт белән даими шөгыльләнүгә игътибарны җәлеп итте.