1 июльдән 6 июльгә кадәр Словакиянең Шаморин шәһәрендә йөзү буенча яшүсмерләр арасында Европа беренчелеге уза.
«Дельта» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Софья Дьякова ирекле стиль белән 200 метр дистанциядә бронза яулады. Аның вакыты-1: 59,09. Спортчының тренеры Светлана Чепик.
Татарстан спортчыларының дөнья турнирларында җиңүләре республика халкы арасында спортны популярлаштыруга ярдәм итә. Бу, үз чиратында, «Россия спорты»дәүләт программасы максатларына туры килә.