23-27 июнь көннәрендә Брест шәһәрендә БССРның атказанган тренеры В.А. Конах истәлегенә халыкара турнир кысаларында Брест өлкәсенең ачык беренчелеге узды.
Ярышларга Белоруссиядән һәм Россиядән 150дән артык яшь спортчы җыелды, алар «Виктория»гандбол спорт сараенда Җиңү өчен көрәштеләр.
Татарстан Республикасы командасы бик күп бүләкләр яулап, күренекле нәтиҗәләр күрсәтте. Җиңүчеләр булдылар:
- Матвей Андреяшин - 1 алтын, 2 бронза
- Виталин Кузьмин – 2 алтын
- Илдан Исмәгыйлев – 1 алтын, 2 бронза
- Вилдан Вәлиуллин - 2 алтын
- Ангелина Ксенофонтова-2 алтын, 1 көмеш
- Аделина Шакирова - 1 алтын
- Ризван Вәлиев-2 алтын
Көмеш бүләкләр ияләре:
- Иделия Исмәгыйлева - 2 көмеш
- Илина Вәлиуллина – 1 көмеш
- Иван Шевелев - 2 көмеш
- Ярослав Тарасов-1 көмеш
Денис Шевелев турнирда 5 нче урынны алды.
Татарстан спортчыларының дөнья турнирларында җиңүләре республика халкы арасында спортны популярлаштыруга ярдәм итә. Бу, үз чиратында, «Россия спорты»дәүләт программасы максатларына туры килә.