21 июньнән 2 июльгә кадәр Сыктывкарда (Коми Республикасы) 13-14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча Россия беренчелеге булып узды.
Татарстан боксчылары 4 көмеш медаль яулап, югары әзерлек күрсәттеләр:
- Сабирова Карина (в/к 46 кг, тренеры С. Матвеев)
- Хөснетдинова Камилла (51 кг в/к, тренеры А. Сәлахов)
- Талипов разат в/к (46 кг, тренеры А. Сәлахов)
- Таҗиев Низам (70 кг га кадәр, тренерлары Н. Санников, В.Шимко).
Хәзер спортчыларның 21-28 июльдә Сербиядә узачак Европа беренчелегендә чыгыш ясау мөмкинлеге бар.
Татарстан спортчыларының Россия һәм дөнья турнирларында җиңүләре республика халкы арасында спортны популярлаштыруга ярдәм итә. Бу, үз чиратында, «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына туры килә.