Бүген Казанга Софья Дьякова кайтты. Казан спортчысы әле яңа гына йөзү буенча Европа беренчелегендә чыгыш ясап, 3 медаль яулады: 2 алтын һәм бронза.
Аэропортта кызны Софья үзе дә шөгыльләнә торган «Дельта» СШОРның яшь спортчылары җылы каршы алды. Спортчыны кочаклаулар, бүләкләр, плакатлар һәм чәчәкләр көтте.
«Без барысын да югары дәрәҗәдә эшләргә тырыштык, профессиональ рәвештә, мөмкин кадәр әзерләндек. Безнең барысы да килеп чыкты дип уйлыйм.
Хәзер мин йөкләнеш астында шөгыльләнәм, без старт алдыннан әллә ни бушанмадык, чөнки алда чемпионат һәм дөнья беренчелеге, ә Европа беренчелеге, әйтергә кирәк, тренировка булды», - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Дьякова.
Софья белән бергә турнирдан Татарстан Республикасының тагын бер йөзүчесе - Анастасия Колпакова кайтты.
Исегезгә төшерәбез, йөзү буенча Европа беренчелеге 1-6 июльдә Словакиянең Шаморин шәһәрендә узды. Турнирда Софья Дьякова 200 метр дистанциядә бронза һәм 400 һәм 800 метрга ике алтын яулады (барысы да – ирекле стиль).
Бу җиңү Татарстанда һәм Россиядә спортны популярлаштыруга яңа этәргеч булачак, бу «Россия спорты»дәүләт программасы максатларына туры килә.