Иң мөһим һәм җылы бәйрәм - «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» алдыннан Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында «Россия спорты»дәүләт программасы бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән Гаилә спорты чарасы узды. Чараны оештыручы-Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе.
5 гаилә гаилә стартларында катнашты һәм ял көннәрендә уңай хис-кичерешләр алды. Командалар төрле спорт бәйгеләрендә көч сынаштылар һәм үзләренең тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыкларын сынап кына калмыйча, үзләрен зур, бердәм спорт гаиләсе итеп хис итә алдылар.
Катнашучылар барлык этапларны үтү өчен үзләренең җитезлекләрен, көчләрен һәм тизлекләрен күрсәттеләр. Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Уразайкиннар гаиләсе;
2 урын-Савгильдиннар гаиләсе;
3 урын-Кирилловлар гаиләсе.
Ахырда барлык катнашучылар да дипломнар һәм татлы ризыклар белән бүләкләнделәр. Мондый чаралар, ул ярыш кына түгел, ә аралашу һәм гаилә белән күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек тә.
Катнашучылар оештыручыларга бөтен гаилә белән актив һәм файдалы вакыт үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр. Күпләр билгеләп үткәнчә, мондый чараларны сәламәт яшәү рәвешен саклау һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен ешрак үткәрергә кирәк.