Кикбоксинг буенча Казан Мэры кубогына теркәлү ачык

2025 елның 8 июле, сишәмбе

23-24 август көннәрендә бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә кикбоксинг буенча Казан Мэры Кубогы узачак.

Катнашуга 13-14, 15-16 һәм 17-18 яшьлек егетләр рөхсәт ителә. Ярышлар 18 авырлык категориясендә узачак

Турнир яшь кикбоксерларга үзләрен күрсәтергә һәм яңа спорт йолдызларын табарга ярдәм итәчәк

Теркәлү өчен электрон почта адресына гариза җибәрергә кирәк: kazankikboxing@mail.ru һәм ярышларны оештыру комитетына 2025 елның 20 августыннан да соңга калмыйча.

Тамашачылар өчен керү ирекле.
Үткәрү урыны: Фәйзи 2а, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International