2025 елның 5 июлендә Мәскәүнең Лужникидагы «Көньяк спорт үзәге» стадионында «ГТО Спортлотоның халык уеннары» проектының икенче сезоны финалы узды. Финалга барлыгы 4000нән артык кеше килде.
Бу кояшлы көнне теләгән һәркемнең үз көчен дүрт категориянең берсендә сынап карау мөмкинлеге бар иде: «беренче омтылыш», «һәвәскәрләр», «алга киткәннәр» һәм «профессионаллар».
Катнашучылар арасында Татарстан Республикасы спортчылары (Спас районы, Болгар шәһәре)- Беляевлар гаиләсе бар иде:
Ярышлар нәтиҗәләре буенча:
Беляев Илнар ир-атлар арасында «һәвәскәрләр» категориясендә (40-44 яшь категориясендә) икенче урынны алды.Ә Беляева Венера хатын-кызлар арасында «беренче омтылыш» категориясендә (40-44 яшь категориясе) бишенче урынны алды.
Шулай ук Беляевлар гаиләсе Владивостокта «ГТО Спортлото халык уеннары» өченче финал сезонында катнашырга планлаштыра.