Россия теннисчысы Вероника Кудерметова һәм бельгияле Элиз Мертенс Уимблдон финалында парлы разрядта җиңү яуладылар.
Хәлиткеч уенда сигезенче номерны алган Кудерметова һәм Мертенс Тайвань вәкиле СЭ Шувэйны һәм латвияле Елена Остапенконы исәп белән җиңделәр. 3:6, 6:2, 6:4. Очрашу 2 сәгать 23 минут дәвам итте.
Кудермәтовага 28 яшь, ул беренче тапкыр Зур Шлем турнирында җиңүче булды. 2021 елда россияле Уимблдон финалында Мертенс һәм Шувэйга ватандашы Елена Веснина белән парда оттырды. Мертенс өчен бу парлы разрядта Зур Шлем турнирында бишенче җиңү.