7 июльдән 14 июльгә кадәр Казанда радиоидарәле яхталар классында Җилкәнле спорт буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
Турнирның алтын медальләренең берсен «Авиатор» СШОР ФСО тәрбияләнүчесе Екатерина Люкшина яулады. Ул «10R» классында Россия беренчелегендә беренче урынны яулады.
Спортчының тренерлары-Илнар Гыйззәтуллин һәм Полина Каламурзина.