Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков футболны үстерү буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Кул кую тантанасы Казанның «Ак Барс Арена» стадионында «ЦСКА» һәм «Краснодар» командалары арасында футбол буенча Россия Суперкубогы өчен матч алдыннан узды.
Килешү республикада футболны үстерүгә, мәктәп һәм студентлар спортын үстерүгә, матди-техник базаны һәм инфраструктура белән тәэмин итүне камилләштерүгә, эшнең башка юнәлешләренә юнәлдерелгән программаларны бергәләп эшләүне һәм гамәлгә ашыруны күздә тота.
Татарстан Республикасында футбол төп һәм популяр спорт төре булып тора. Аның белән 67 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Футбол спорт мәктәпләренең 51 бүлегендә үстерелә, аларда 10 меңнән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә, аларны 266 тренер-укытучы өйрәтә.