Татарстан командасы – ишкәк ишү спорты буенча Россия Кубогының бронза призеры

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

10-14 июль көннәрендә Казанда ишү спорты (академик ишү) буенча Россия Кубогы узды. Турнирда Россиянең 16 төбәгеннән 250 дән артык спортчы катнашты.

Якшәмбе көнне ишү каналында ярышларда җиңүчеләрне билгеләгән финаллар тәмамланды. Татарстанлылар арасында медаль яуладылар:

- Диләрә Саукрова җиңел үлчәүдә (1Х л/в ЖА) ялгызлыкта җиңүче булды. Вакыт-08:15,86;

- Никита Филаретов һәм Артем Косов парлы парда (2хМА) җиңделәр. Вакыт 06: 39,30;

- Илья Вәлиулин һәм Альфред Әхмәтҗанов җиңел үлчәүдә парлы парда (2х л/в МА) җиңделәр. Вакыт 06: 57,86;

- Александра Константинова ялгыз хатын-кызлар арасында (1хжа) көмеш призер булды. Вакыт 08: 09,09;

- Никита Филаретов, Артем Косов, Альфред Әхмәтҗанов һәм Әмир Габдрахманов парлы дүртлектә (4хм) көмеш призерлар булдылар. Вакыты 06: 09,57.

Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы 511,325 балл җыеп, команда зачетында 3 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International