«Рубин» һәм «ДоброFON» Яшел Үзән районында яңа мәйданчык ачтылар

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

14 июльдә Яшел Үзән районының Бело-Безводное авылында «Рубин» һәм «Доброфон» ярдәмендә төзелгән яңа футбол мәйданчыгы ачылды.

Тантанада «Рубин» ФК директоры Илдар Зарипов, футболчылар Илья Рожков һәм Никита Васильев, шулай ук Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Михаил Афанасьев, ТР Зеленодольск муниципаль районы башлыгы:

«Бүген бездә яхшы вакыйга, без иң тиз үсә торган торак пунктларның берсендә типовой проект буенча эшләнгән футбол мәйданчыгын ачабыз. Мин барыгызга да зур рәхмәт әйтәм, без бу мәйданчыкны саклаячакбыз һәм сакчылрак мөнәсәбәттә булачакбыз. Ышанам бу проект әле күп кенә танылган футболчыларны тудырачак».

Илдар Зарипов, «Рубин «ФК» АНО директоры:

«Без мондый матур торак пункт өчен әһәмиятле мәйданчык ачабыз. Бу шатлыклы вакыйга, ә мәйданчык мөгаен барлык футбол сөючеләр өчен тарту урыны булачак. Зеленодольск районының футбол тарихына бай булуын да билгеләп үтәсе килә. Бу җирдә күп кенә талантлы уенчылар үскән. Әлбәттә, бу атаклы Виктор Колотов. Бүген без яшь Илья Рожковның уңышларын күзәтәбез, ул үзенең футбол юлын шушы шәһәрдә башлаган. Клуб президенты Марат Әдип улы Сафиуллин исеменнән, шәхсән үз исемемнән, клуб исеменнән барлык яшел үзәнлеләргә футболга тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез-республика районнары арасында Рубин матчларына йөрү буенча лидерлар. Шулай ук бу проектны үз өстенә алган һәм аны ахырына кадәр җиткергән Доброфон программасына зур рәхмәт. Бу мәйданчыкның киләчәге бик зур дип уйлыйм, бәлки нәкъ менә монда зур футбол талантлары үсәр».

Мәйданчык ачылганнан соң Илья Рожков һәм Никита Васильев автограф-сессия үткәрделәр һәм барлык теләүчеләр белән фотога төштеләр.

Әйтергә кирәк, яңа мәйданчык ачылу районда спортны популярлаштыруга яңа этәргеч бирәчәк. Үсеп килүче буын һәм өлкәннәр физик активлык белән зур уңайлылык белән шөгыльләнергә мөмкинлек алачак. Бу «Спорт России» дәүләт программасы максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International