17 июльдән 21 июльгә кадәр Казанда «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында VI Бөтенроссия урам уеннары узачак. Спорт вакыйгасы гадәттәгечә «Урам»экстрим-паркында узачак.
Бүгенге көндә Уеннарда катнашучылар сыйфатында Россиянең 34 төбәгеннән, шулай ук Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан 1100 дән артык кеше теркәлгән. Әмма бу әле чик түгел-катнашуга теркәлү чараның рәсми сайтында дәвам итә.
Быел урам уеннарының спорт программасына 6 спорт төре кертелгән. Иң популяр баскетбол 3х3, роллер спорт һәм флорбол.
Ярышлардан тыш, Бөтенроссия урам уеннарын оештыру комитеты партнерлары белән берлектә «Урам»экстрим-паркы тамашачылары һәм кунаклары өчен киң программа әзерләде:
Югарыда санап үтелгән зоналардан тыш, фестивальне оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр уйнату планлаштырыла, алар турында рәсми социаль челтәрләрдә аерым әйтеләчәк
Быел Бөтенроссия урам уеннары #Летовтатарстан проекты кысаларында узачак.