2023 елның 14 июленнән 16 июленә кадәр Мәскәү өлкәсенең Жаворонки авылында батутта сикерү буенча Россия яшьләренең (юниорлар) VI җәйге Спартакиадасы финалы узды. Татарстан Республикасыннан ярышларда спортчылар Кирилл Козлов һәм Зарина Вәлиева катнашты.
Ярышлар йомгаклары буенча Козлов Кирилл батутта шәхси сикерүдә югары әзерлек һәм осталык күрсәтеп, алтын медаль яулады. Вәлиева Зарина шундый ук дисциплинада 6 нчы урынны алды.
Спортчыларның уңышлы чыгышлары нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы командасы, 118 очко җыеп, гомумкоманда зачетында 8 нче урынны алды.