Татарстанда СВО катнашучылары һәм ветераннары арасында «ТР Рәисе спорт Кубогы» узачак

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда махсус операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында «Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогы» узачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев сөйләде.

«Бу без быел җәй «Лето в Татарстане» программасы кысаларында гамәлгә ашыра торган проектларның берсе. Спорт белән шөгыльләнү – СВОДАН кайткан сугышчылар өчен социализацияләүнең мөһим аспектларының берсе», – дип билгеләде спикер.

Турнир 2 этапта узачак. 1нче этапта спортның аерым төрләре: йөзү, өстәл теннисы, нардлар, армрестлинг буенча ярышлар узачак. 2 нче этапта волейбол (утырып волейбол), ядрә белән ату һәм футзал кебек спорт төрләре өстәләчәк.

Якындагы ярышлар 19 июльдә Әлмәтнең «Мирас» спорт комплексында узачак.

Кубокта махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәм ветераннардан торган Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре командалары катнашачак. Командалар арасында финал ярышлары Казанда узачак. Даталар аныклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International