Дмитрий Цинман- рус шашкасы буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүче

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

16 июльдән 20 июльгә кадәр Казан шәһәренең шахмат, шашка, Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы республика спорт мәктәбендә рус шашкасы буенча XIV «Мәгълүмати технологияләр кубогы» — Бөтенроссия ярышлары булып узды. Турнирда илнең 22 төбәгеннән 87 шашкачы катнашты.

     Шахмат, шашка буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры, Халыкара гроссмейстер Дмитрий Цинман яшенле программада алтын, классик һәм тиз программада ике көмеш медаль яулады.

      Шул ук мәктәп укучысы, спорт мастерлыгына кандидат Ульяна Иванова турнир нәтиҗәләре буенча Россиянең спорт мастеры нормативын үтәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International