VI җәйге яшьләр спартакиадасының бронза призеры Глеб Касьянов

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

20 июльдә Пензаның «Буртасы» спорт сараенда Россия яшьләре Спартакиадасы кысаларында суга сикерү ярышларының дүртенче көне тәмамланды. Масштаблы спорт чарасында илебезнең 13 төбәгеннән 200 спортчы катнаша.

Бу көнне ир-атлар 10 метрлы каланчадан сикерү буенча ярыштылар, ә хатын-кызлар 1 метрлы трамплиннан сикерү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы вәкиле Глеб Касьянов бик яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм каланчадан 10 метрга сикерүдә бронза медаль яулады. 

1 урын - Сандро Рогава (Мәскәү);
2 урын-Никита Кудрявцев (Воронеж өлкәсе);
3 урын-Глеб Касьянов (Татарстан Республикасы).

Глеб Касьянов Казан олимпия резервы училищесында тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International