Чирәмдәге хоккей буенча «Иң көчле спортчылар Кубогы» халыкара турниры Беларусь Республикасы башкаласында 2025 елның 22 июленнән 27 июленә кадәр узачак.
Ярышларда 5шәр хатын-кыз һәм ир-ат командасы катнашачак.
Россия командасы составында Казанның Динамо командасы уйнаячак.
Ирләр милли командасына «Динамо-Ак Барс» ның 11 уенчысы чакырылган: Иван Ожерельев, Андрей Серебряков, Алексей Соболевский, Андрей Семенов, Георгий Арусия, Евгений Артемов, Артур Атаев, Денис Стариенко, Николай Янкун, Дмитрий Береза, Семен Матковский.
Россия җыелмасының тренерлар штабын «Динамо-Ак Барс» ның баш тренеры Араик Маргарян җитәкли, аңа безнең тренер Тимур Тимашков ярдәм итә.
Моннан тыш, «Молодежка» өчен Артур Әхмәтзанов һәм Даниил Гусаров чыгыш ясаячак.
Хатын-кызлар турнирында Россиянең төп җыелма командасы составында «Ак Барс-Динамо» командасының 8 уенчысы уйнаячак: Ангелина Яшина, Яна Гончарова,
Екатерина Макагонова, Александра Стариенко, Эльза Гобәйдуллина, Даяна Семенова, Юлия Сартакова.
Яшьләр командасы составына Кристина Пацан, Анастасия Семенова, Мария һәм Анастасия Захариналар, Альбина Хайдарова кертелгән.
Барлык матчларны Беларусь 5 телеканалында карарга мөмкин булачак.
Уеннар расписаниесе:
22 июльдә
12: 00 – (М) Беларусь U-21-Үзбәкстан
14: 00 - (Ж) Беларусь U-21-Үзбәкстан
16: 00 - (Ж) Беларусь-Россия U-21
18: 00 – тантаналы ачылыш
19: 00 - (М) Беларусь-Россия U-21
23 июльдә
13: 00 – (М) Россия-Россия U-21
15: 00 – (Ж) Россия-Россия U-21
17: 00 - (М) Беларусь-Беларусь U-21
19: 00 – (Ж) Беларусь-Беларусь U-21
24 июльдә
13: 00 – (М) Беларусь U-21-Россия U-21
15: 00- (Ж) Беларусь U-21-Россия U-21
17: 00 - (М) Россия-Үзбәкстан
19: 00 - (Ж) Россия-Үзбәкстан
25 июльдә
13: 00 – (М) Россия U-21-Үзбәкстан
15: 00 - (Ж) Россия U-21-Үзбәкстан
17: 00 - (М) Россия-Беларусь
19: 00 - (Ж) Россия-Беларусь
26 июльдә
09: 30 – (М) Россия – Беларусь U-21
15: 30 – (Ж) Россия – Беларусь U-21
17: 30 – (М) Беларусь-Үзбәкстан
19: 30 - (Ж) Беларусь-Үзбәкстан
27 июльдә
09: 00 - (М) 3 урын өчен Матч (3-4)
11: 15 – (Ж) 3 урын өчен Матч (3-4)
13: 30 - (М) Финал (1-2)
15: 45 – (Ж) Финал (1-2)
17: 30 ярышларны ябу