Россия синхрончылары Сингапурда уза торган Су спорт төрләре буенча 2025 елгы дөнья чемпионатында команда ярышларында көмеш призер булдылар. Үз чыгышы өчен спортчылар 300,6183 балл җыйды.
Россия командасы өчен Анна Андрианова, Анастасия Бахтурева, Дарья Гелошвили, Екатерина Косова, Елизавета Минаева, Эвелина Симонова, Елизавета Смирнова һәм Агния Тулупова чыгыш ясады.
Кытай синхрончылары 307,8001 нәтиҗәсе белән җиңү яулады. Призерлар өчлеген Испания командасы йомгаклады (294,8575).