Менделеевскта «Геройлар узышы» нда каршылыклар белән узышлар буенча Россия Кубогы уйнатылачак

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

9 августта Менделеевскида узачак «Геройлар ярышы»  быел федераль статус алды. Чара кысаларында каршылыклы узышлар буенча Россия Кубогы уйнатылачак. Җиңүчеләр Россия җыелмасына керә һәм 2026 елгы дөнья һәм Европа чемпионатларына квалификация ала алачак, дип сөйләде матбугат конференциясендә «Аммоний» АҖ генераль директоры урынбасары Юрий Разбежкин.

«Каршылыклар белән узышлар Федерациясе күптән түгел генә оештырылган, һәм Россия бу ярышларда әлегә кадәр лидерларның берсе булып тора. Безнең спортчыларыбыз, Россиянең рәсми җыелма командасы, Халыкара зачетта алдынгы урыннарны били. Без Менделеевскта уздыра торган Россия Кубогы – асылда, спортчыларның 2026 елгы дөнья чемпионатына һәм Европа чемпионатына квалификациясе», – дип билгеләде ул.

Район матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, ярышларга йолдызлы спортчылар да киләчәк: «Суперниндзя» экстремаль шоу финалисты Даниил Каргинов, Европа чемпионатының көмеш призеры Николай Бажанов, Олимпия чемпионы Юлия Әхтәмова, Европа чемпионы Иван Дегтярев.

«Әгәр сез теркәлү вакытында чемпионат яки кубок сайласагыз, лаеклы нәтиҗә күрсәтсәгез, сезне һичшиксез халыкара ярышларга сайлап алачаклар»- дип ачыклык кертте Разбежкин.

Исегезгә төшерәбез, Менделеевсктагы ярыш ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Татарстанда җәй» программасы кысаларында узачак. Моннан тыш, чара "Россия спорты" дәүләт программасы максатларына туры китереп үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International