Түбән Кама муниципаль районының «3 нче спорт мәктәбе» МБУда яшь спортчыларның физик үсешенә генә түгел, аларны патриотик тәрбияләүгә, шулай ук террорчылыкка каршы караш формалаштыруга аерым игътибар бирелә. Шул максаттан чыгып, хисап чорында Татарстан Республикасы гражданнарында җаваплылык һәм уяулык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән физкультура һәм спорт чаралары уздырылды.
Шундый чараларның берсе «Гаилә»матур паркында оештырылган җәйге укыту-тренировка дәресләре булды. Бу дәресләрдә 11 яшь спортчы катнашты, алар спорт әзерлеген күтәреп кенә калмыйча, иминлек һәм гражданлык җаваплылыгы турында да мөһим белемнәр алдылар.