Бүген Сингапурда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында синхрон йөзү буенча ярышлар тәмамланды. Соңгы дисциплина төркемдә акробатик программа булды.
Агния Тулупова җыелма команда составында көмеш медаль яулады. Кыз Кытай кызларына (229,0186) артта калып, 224,7291 балл җыйган. Агниядән тыш команда составында Анна Андрианова, Анастасия Бахтырева, Дарья Гелошвили, Екатерина Косова, Елизавета Минаева, Эвелина Симонова һәм Елизавета Смирнова чыгыш ясады.