Илья Симакин-2025 елгы җәйге Бөтендөнья универсиадасы чемпионы

2025 елның 25 июле, җомга

Татарстан спортчысы Илья Симакин (тренеры — Антон Кратюк) Егор Агафонов белән парлы рәвештә 2025 елда Райн‑Рур төбәгендә (Германия), Эссен шәһәрендә уза торган җәйге Бөтендөнья Универсиадасында теннис турнирының ир-атлар парлы разрядында чемпион булды.

Финалда Россия дуэты үз характерын һәм осталыгын күрсәтте: беренче сетта җиңелүгә карамастан, алар төрек парлары Алкая / Дуранны 3-6, 6-2, 10-3 исәбе белән җиңеп, хәлиткеч матч‑тай‑брейкта өстенлек алдылар. 

Ир-атлар арасында парлы разрядта 20 дән артык илдән, шул исәптән АКШ, Япония, Бөекбритания, Австралия, Германия, Кения һәм башка илләрдән спортчылар көч сынашты. Турнир студентлар теннисының чын халыкара бәйрәменә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International