22-27 июльдә Минскида чирәмдәге хоккей буенча «иң көчле спортчылар Кубогы»халыкара турниры узды.
Хатын-кызлар командалары турнирында медальләр өчен Россия, Беларусь Республикасы һәм Үзбәкстан милли җыелма командалары, шулай ук Россия һәм Беларусь яшьләр командалары (U-21) көрәште.
Финал бәйгесендә Беларусь җыелма командасы россиялеләрне 4:2 исәбе белән җиңде һәм турнирның җиңүчесе булды. Россия җыелма командасы көмеш медальләргә лаек булды. Ә бронза өчен матчта Россия яшьләре Белоруссия яшьләр командасын 2:1 исәбе белән җиңде һәм бронза медальләр яулады.
Билгеләп үтик, милли команда составында Казанның «Ак Барс-Динамо» командасының 7 хоккейчысы уйнады, тагын 5 уенчы Россиянең U-21 җыелма командасы өчен чыгыш ясады.