Татарстан Республикасы башкаласында «Казан Ринг Каньон» трассасында «Туринг-Лайт» һәм S1600 ярышлары тәмамланды.
Беренче алтынны Николай Карамышев алды, ул 26:59.250 вакыт күрсәтте. Икенче булып финишка Максим Солдатов килде (+2.772). Бронза медальгә Денис Карелин лаек булды (+4.285).
S1600 узышында беренче урынны Василий Кораблев алды – 27: 29.255. Көмеш-Александр Поченковка (+3.187), ә бронза – Михаил Поченковка (+5.287) эләкте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елда боҗралы узышларның Россия сериясе майдан октябрьгә кадәр Россиянең 5 төбәгендә уза.