Мөслим районының «Яшьлек» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм россия волейболының туган көненә багышланган Мөслим муниципаль районы башлыгы Кубогына волейбол буенча турнир узды.
Ярышларда республика районнары җитәкчеләре, ТР Волейбол федерациясе вәкилләре, республика спорт мәктәпләренең волейбол буенча тренерлары катнашты.
Ачылу тантанасында катнашучыларны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде һәм командаларга уңышлар теләде.
Уздырылган уеннар нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын - ТР Волейбол федерациясенең оештыручылары һәм вәкилләре командасы;
2 урын-спорт мәктәпләре тренерлары командасы;
3 урын-республика районнары җитәкчеләре командасы.
Командаларга Кубоклар һәм дипломнар тапшырылды. Команда уенчылары медальләр алды. Командаларның иң яхшы уенчыларына оештыручылардан һәм ТР волейбол федерациясеннән махсус призлар тапшырылды.