«Яльчик» спорт лагере мәйданчыкларында Татарстан Республикасының һәм Россиянең Атказанган физик культура хезмәткәре Галиев Шамил Хәсән улы истәлегенә багышланган ветеран командалар арасында волейбол буенча XIV Бөтенроссия турниры уеннары узды.
Турнирда 8 ир-ат командасы һәм 3 хатын-кыз командасы катнашты. Уздырылган уеннар нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә бүленде::
ирләр командалары арасында
1 урын - «Динамо» командасы Казан
2 урын-Чабаксарның "ИНВАЛ" командасы
3 урын – «Ракета» командасы (Дәрвишләр бистәсе, Казан)
хатын-кызлар командалары арасында
1 урын - «Динамо-1» командасы Казан
2 урын – «Динамо-2» командасы Казан
3 урын - «Юность» урта мәктәбе командасы ( Казан)
Командаларга Кубоклар һәм дипломнар тапшырылды. Команда уенчылары медальләр алды.
Бүләкләү тантанасында ТР һәм РФ атказанган физик культура хезмәткәре Шамил Хәсән улы Галиевның улы Искәндәр Галиев, ТР Волейбол федерациясенең ветераннар волейболы комитеты рәисе Сергей Чернышов, ТР Волейбол федерациясенең әйдәп баручы белгече Алексей Оощников катнашты.