«Төнге Казан» йөгерешен уздыру сәбәпле шәһәрдә транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

9 августтан 10 августка каршы төндә шәһәр урамнары янә йөгерүчеләрнеке булачак – TIMERMAN командасы «Төнге Казан»йөгерешендә барысын да көтә. Катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен урамнарның бер өлеше ябылачак. Тиешле карар сайтта бастырылган:

- 22:00 06.08.2025 сәгать 08:00 сәгатькә кадәр 10.08.2025 Үзәк стадионның парковкасында (Ташаяк һәм Кремль яр буе урамнары ягыннан);

- 21:00 09.08.2025 дән 02:00 гә кадәр 10.08.2025 Кремль яр буе урамы буйлап, Сәет Галиев урамыннан Батурин урамына кадәр (хәрәкәтнең ике юнәлешендә дә);

- 21:00 09.08.2025 дән 02:00 гә кадәр 10.08.2025 Батурин урамы буйлап, Карл Маркс урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр (хәрәкәтнең ике юнәлешендә дә);

- 21:00 09.08.2025 дән 02:00 гә кадәр 10.08.2025 Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр автомобиль юлы буйлап (Меңьеллык мәйданы), хәрәкәтнең ике юнәлешендә дә;

- 21:00 09.08.2025 дән 02:00 гә кадәр 10.08.2025 Кремль дамбасында, Меңьеллык мәйданыннан алып Сибгать Хәким урамына кадәр (хәрәкәтнең ике юнәлешендә дә);

- 21:00 09.08.2025 дән 02:00 гә кадәр 10.08.2025 Декабристлар урамы буйлап, Кремль дамбасыннан алып Сибгат Хәким урамына кадәр (хәрәкәтнең ике юнәлешендә дә).

Елның иң атмосфералы узышы-Төнге Казан-Татарстан Республикасы башкаласында августның икенче ял көннәрендә узачак. Катнашучыларны 5 һәм 10 чакрымга йөгерү, костюмнар конкурсы, яңартылган трасса һәм иң матур күренешле финиш – Төнге яктырткычта балкып торган Кремль көтә.

Хәзер йөгерүгә Россия, Азербайджәрбәйҗан, Казахстан, Оман, Катар һәм Таҗикстаннан 5 000 катнашучы теркәлгән.

5 һәм 10 км га йөгерүдә катнашуның яшь чикләүләре бар – 18 яшьтән. 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге йөгерү сөючеләр өчен 300 һәм 600 метр һәм 1 км дистанцияләрдә TIMERKIDS йөгерүләре каралган.чарада 6000 кеше катнашыр дип көтелә. Теркәлү сайтта ачык timerman.org.

Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен аерым күңел ачу программасы һәм мастер-класслар әзерлиләр. Расписание соңрак TIMERMAN социаль челтәрләрендә бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International