26-27 июльдә Гонконгта кендо буенча XVIII төбәк чемпионаты узды. Турнир Кытай, Филиппин, Монголия, Көньяк Корея һәм Россиядән иң көчле көрәшчеләрне берләштерде.
Татарстаннан милли җыелма команда составында «Динамо»спорт берләшмәсеннән 7 вәкил чыгыш ясады. Шәхси ярышлар нәтиҗәләре буенча республика спортчылары 4 призлы урын яулады: яшүсмерләр арасында Кирилл Токмаков вице-чемпион булды; ир-атлар арасында Тимур Сәйфетдинов һәм Артур Салмияров «бронза» алды. Хатын-кызлар ярышларында финалга Вероника Казакевич чыкты, ул чемпионатның көмеш призеры булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Вероника ярты ел эчендә инде икенче тапкыр Гонконгта халыкара ярышларда осталыгын күрсәтте. Мартта ул шулай ук кендо буенча XXI Ачык Азия чемпионатының вице-чемпионы булды.
Халыкара дәрәҗәдәге ярышларда Дмитрий Куликов та лаеклы дебют ясады.
Моннан тыш, Татарстан спортчылары милли җыелма команданың копилкасын «сугышчан рух өчен»махсус медальләре белән тулыландырдылар. Бүләкләр белән Вероника Казакевич, Тимур Шәйхуллин, Тимур Сәйфетдинов, Салмияров Артур, Токмаков Кирилл һәм Артемий Толкишевский бүләкләнделәр.