1-3 август көннәрендә Будапештта (Венгрия) «Silverback Europe» брейкинг буенча эре халыкара ярышлар булып узды, анда бөтен дөньядан иң көчле спортчылар катнашты.
Турнирда катнашу өчен брейкинг буенча Россия Федерациясе җыелма командасы командировкага җибәрелде, аның составына Казан спортчысы, җыелма команданың күпьеллык лидеры Нәҗип Миникаев (b – boy ZipRock) керде.
Нәҗип Миңнекәев иң абруйлы, Олимпия дисциплинасы «брейкинг»та чыгыш ясады. Ир-атлар арасындагы ярышларда Европа, Азия, Америка һ.б. илләрдән 177 спортчы катнашты. Сайлап алуны уңышлы узгач, Нәҗип топ-16 иң көчле спортчы исемлегенә кергән, ә алга таба финалга юл тотканда Испания (b-boy Johnny Fox), Бельгия (b-boy Anthony) һәм Америка (b-boy Mace) вәкилләреннән көчлерәк булган.
Финал баттлында Казан спортчысы Бразилия вәкиле b-boy Samuka дан өстен чыкты. Шулай итеп, Нәҗип Миңнекәев (b-boy ZipRock) чираттагы эре титулны яулый һәм «Silverback Europe» - брейкинг дөньясында иң абруйлы ярышларда җиңүче була.