Татарстанлылар Россия яшьләренең U20 җәйге Спартакиадасында биш медаль яуладылар

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Краснодарда Россия яшьләренең U20 җәйге Спартакиадасы тәмамланды. Ярышларда федераль округларда узган этапларда җиңүче һәм призер булган 25 иң көчле команда, шулай ук өстәмә рәвештә индивидуаль тәртиптә кертелгән 40 иң яхшы спортчы катнашты.

Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары Спартакиаданың биш медален яулады:

Юлиана Фещенко 7-көрәштә җиңде, 5218 җыйды.

Данис Гаязетдинов 200 метрга йөгерүдә көмеш һәм 100 метрга йөгерүдә бронза медальләр яулады.ул шулай ук Россиянең спорт мастеры нормативын үтәде.

Анна Картаева 3000 метрга йөгерүдә 10:16.49 нәтиҗәсе белән бронза призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International