Буа муниципаль районының балалар лагерьларында тәрбияләнүчеләр ГТО нормативларын үтәделәр

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

Буа муниципаль районының «Чайка» һәм «Бор» балаларны савыктыру лагерьларында «Яшь ГТОшник»балалар спорт фестивальләре узды.

Лагерьларда ял итүче балалар өчен ГТО нормаларын тапшыруга төрле станцияләр, плакатларда һәм асфальтта рәсем ясау буенча тематик конкурслар, иҗади һәм интеллектуаль конкурслар әзерләнгән.

Иң яхшылар Буа муниципаль районы Башкарма комитетының спорт бүлегеннән кыйммәтле призлар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International